+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
7 апрель 2016, 02:00

Кайгы алиһәләре

Славян халыклары 7 апрельдә Елаучы Карна (Карна-Плакальщица) көнен билгели. Урыс мифологиясендә Карна һәм Желя – апалы-сеңелле кайгы алиһәләре, алар кешене соңгы юлга озата, туктаусыз яшь түгә. Әлеге затлар, яу кыры өстеннән очып йөреп, кемгә һәлак булырга, кемгә исән калырга тиешлеген хәл итә. Ир-егетләр туган йортларыннан еракта, сугышта һәлак булса, аны Карна елап озата, тыныч тормышта үлүчеләрне җир куенына тапшыру исә Желя өстендә. Алар мәрхүмнәрне фани дөньяда кылган гөнаһларыннан ярлыкаган.

Елаучы Карна көнендә славяннар бодайга бал һәм йөзем кушып ботка – кутья пешергән, мәрхүм­нәрнең җаннары җылынсын өчен ишек алларында учак якканнар. Алиһәнең күңелен күрү максатында каберләр өстенә тере канәфер чәчәкләре салу мәҗбүри исәп­ләнгән. Бу йола әлегә кадәр дәвам итә.

Әйткәндәй, Карна турында мәгълүмат борынгы урыс әдәбияты ядкаре “Слово о полку Игореве”­дагы “Ярославна елавы”нда да сакланган. “Инкарнация”, “реинкарнация” кебек сүзләрнең килеп чыгышы да Карна белән бәйле.
Читайте нас: