+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
7 апрель 2016, 02:00

Матайлар да комиссариатта исәптә иде

1918 елның 8 апрелендә Халык Комиссарлары Советы карары белән хәрби комиссариатлар оештырыла. Барлыгы 7 округ, 39 губерна, 383 өяз һәм 7 мең волость комиссариаты төзелә. Аларга хәрби чакырылышны оештыру, запастагыларның хисабын алып бару, башлангыч хәрби белем бирү бурычы йөкләтелә. Шулай ук совет чорында халык кулында булган “УАЗ” машиналарын, “Днепр” һәм “Урал” кебек бишекле мотоциклларны да хәрби хисапка кую тәртибе бар иде.

1993 елдан аларның бурычы тагын да арта: комиссариатларга урындагы үзидарәләр белән тыгыз хезмәттәшлектә социаль юнәлешле эшләр дә өстәлә. Алар арасында һөнәри ориентация, хәрби хезмәт вакытында мәрхүм булганнарның гаиләләрендә булу, әхлакый-психологик эшләр дә бар. Соңгы елларда комиссариатларның структурасы аларда эшләүчеләрнең составы нык үзгәрде, хәзер аларда күпчелекне хәрби булмаганнар һәм хатын-кызлар тәшкил итә.

Хәрби чакырылыш буенча дөньядагы иң кызыклы факт булып Бөек Ватан сугышы чорындагы армиягә алу вакыйгасы була. 1941 елның 22 июненнән 1 июленә кадәр СССР Кораллы Көчләренә 5 миллион 300 мең кеше алына. Бу рекордны башка бер илнең дә арттыра алганы юк.
Читайте нас: