Христианнар өчен Пасха – Гайса пәйгамбәрнең яңадан тууын бәйрәм итү. Шушы көнне Бөек Пост – христианнарның Гайса пәйгамбәр кичергән михнәтләрне искә алып ач торуы тәмамлана.
Бу көнне католиклар, иртәнге гыйбадәттән соң изге теләкләр әйтеп, җырлап-биеп өйдән-өйгә йөри. Балалар буялган йомыркалар белән уйный: бер-берсенә ыргыта, таудан тәгәрәтә, вата. Туган-тумача аларны бер-берсенә, дус-ишләренә бүләк итә. Йомырка биредә туклык һәм яңа тормыш башлану символы булып килә. Католиклар өчен бәйрәм табынына пешерелгән куян кую – төп шарт.
Пасха – язгы табигать, тереклек уяну бәйрәме. Христианнар өчен Гайса пәйгамбәрнең яңадан тууы табигатьнең кыштан “терелүен” аңлата.