Биктимер абыйның балачагы, барлык чордашларыныкы кебек үк, эштә үтә. Ә унҗиде яшендә аңа үз гомерендә тәүге тапкыр кинофильм карау бәхете тия. Шул көннән башлап Биктимер киномеханик булу хыялы белән яна башлый һәм теләгенә ирешә. Бәләбәйдә курсларда укып, Югары Усылы авыл мәдәният йорты директоры булып эшли башлый, соңрак Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәтчелек училищесын тәмамлый. Иң актив һәм белемле егет буларак, аны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Аннан ул район комсомол һәм партия оешмаларында инструктор булып эшли.
1962 елда Рәис Баһаветдинов Салават исемендәге колхоз рәисе булып сайлангач, партия комитеты секретарен сайлау мәсьәләсе килеп баса. Рәис Гобәйдулла улы, бу вазыйфага Биктимер Рәфыйковны билгеләүләрен сорап, район партия комитетына мөрәҗәгать итә. Һәм шуннан бирле аларның юллары бергә. Колхоз аякка басу белән алар авыл тормышын яхшырту өчен тырыша башлый: идарә һәм партия комитеты карары белән колхозчыларга йорт, каралты-кура салу өчен агач хәзерләү рөхсәт ителә, процентсыз ссуда бирелә, сораган кешегә автотранспорт бүленә. Ике авыл һәм хутор өр-яңадан төзелә, дисәң дә була. Унынчы бишьеллыкта гына да хуҗалык белгечләр өчен 13 фатир, ашханә, кунакханә төзетә, колхозчылар 15 йорт салып чыга... Монда партком секретареның роле никадәр зур булганын ул елларны үз башыннан үткәрүчеләр генә аңлар. Иң мөһиме – җитәкчеләр хезмәт кешесенә йөз белән борыла, күрсәткечләр өчен генә түгел, колхозчыларның эш һәм яшәү шартларын кайгырта, аларның белем һәм мәдәният дәрәҗәсен арттыру өчен тырыша.
Авылдашлары Биктимер Рәфыйковны уңган, таләпчән кеше буларак белә. Артык шау-шу куптарып бармас, үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшләр. Басуга килсә, күпме иген сугылуын гына түгел, ничек ашатулары, ял шартлары турында да сорашыр. Киң күңеллелек, кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы булу – никадәр күркәм һәм дефицит сыйфатлар алар бүген!
Элек китапханә мөдире булып эшләгән М. Дәминова аның хакында: “Биктимер Корбангали улы китапханәгә эшкә йөргәндәй йөри иде”, – ди. Ник дигәндә, Биктимер абый читтән торып юридик институт та тәмамлаган. Хуҗалыктагы юридик мәсьәләләрне хәл иткәндә, авылдашларына рәсми кәгазьләр төзешкәндә аның белеме бүген дә бик кирәк.
Гомумән, Биктимер Корбангали улы – Баһаветдиновлар династиясенең, Рәис, Рөстәм, Наил Баһаветдиновларның, ныклы таянычы. Хәләл җефете Рәйсә Хәлиулла кызы белән дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Җиде оныгы һәм дүрт турунының сөекле картәтисе ул.
Шушы көннәрдә Биктимер абый 80 яшен билгели. Гомерен кешеләргә хезмәт итеп үткәргән, олы ихтирамга лаек ветеран бүген дә сафта – “Салават” агрофирмасы юристы булып эшли. Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый – ветераннар советын җитәкли. Усылы авылы тарихына багышланган китапны әзерләп бастыру идеясе белән чыга. 500 данә тираж белән басылган, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән бу затлы, зәвыклы китапны, чын мәгънәсендә, Усылы авылының хезмәт сөючән халкына, шул исәптән, Биктимер Рәкыйповның үзенә дә, һәйкәл дип атарга мөмкин.
Людмила ПЫЛАЕВА,
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
.