Аны ашаталар, юыну, ял итү мөмкинлеге бирәләр. Аннары ул шушы оешма турында ВКП (б) Үзәк Комитетына донесение язып бирә. “Әгәр ВКП (б) Үзәк Комитеты бүгенгәчә яшерен оешма эшләве турында хәбәрдар түгел икән, – дип яза ул, — мин, шушы оешманың әсирлектән котыла алган беренче әгъзасы буларак, сезгә шушы хакта белдерүне үземнең партия бурычым дип саныйм”.
Аннары ул совет хәрби әсирләренең яшерен төркемнәре Литва һәм Көнчыгыш Пруссия чигендәге Кальвария, Седльце һәм Демблин лагерьларында барлыкка килә дип бәян итә. Аларның соңгы икесе Польшада урнашкан. Нәкъ менә шунда күпмедер вакыт Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм аларның якын дуслары җәфа чиккәннәр.
Хатны ВКП (б) Үзәк Комитетына җибәргәнче, Габдуллинны гаскәри частьның махсус бүлегендә озаклап тикшерәләр, аның биографиясендәге һәм яшерен эшчәнлегендәге һәр нәрсәне энә күзеннән үткәрәләр. Язганнарның барысы да дөреслеккә туры килүенә ышангач кына хатны тиешле урынга юллыйлар. Җавап көтү озакка сузыла. Габдуллин исә сугышка омтыла, әсирлектә коточкыч җәфа чиккәне өчен фашистлардан үч алырга тели. \'Ниһаять, Габдуллинга хәрби батальон белән командалык итүне ышанып тапшыралар. Күпмедер вакыттан соң Мәскәүдән, ВКП (б) Үзәк Комитетыннан аңа чакыру кәгазе килә. Күрәсең, анда Габдуллинның үзе белән сөйләшеп, яшерен оешма турында тулырак мәгълүмат алырга телиләр. Әмма Габдуллин бу вакытта инде сугыш утында кайный. Шунысы да комачаулый: аны “Ян” буларак эзлиләр, хәтта, поляк кешесе дип, Польша солдатлары арасыннан эзләтәләр. Чынлыкта исә ул Муллаҗан була. Ниһаять, аның эзенә төшәләр. Әмма Габдуллинның 1944 елның 5 мартында Хмельницкий өлкәсенең Сосновка авылы янындагы каты алышта һәлак булуы ачыклана.
Кем соң ул бу җәлилче? Муллаҗан Тимеркәй улы Габдуллин 1906 елда Туймазы районының Яңа Арсланбәк авылында туган. 1925 елда Бәләбәй педагогия техникумын тәмамлаган. Башта – укытучы, соңыннан мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән. 1933-37 елларда армиядә хезмәт иткән. Лейтенант булып кайткан егетне җитәкчелек эшенә алалар. 1939 елдан ул Кандра районы башкарма комитеты рәисе булып эшли, халык арасында зур абруй казана. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китә. Волхов фронтында дошман тылына десант булып төшкәндә каты яраланып, немецлар кулына эләгә. Башкортстанда хатыны Әсма, улы Ирек кала. Алар аның язмышы турында озак еллар буе берни дә белми. 1944 елның апрелендә генә Габдуллинның фронтта батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә.