+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 апрель 2016, 02:00

Инглизләргә солылы сәлам!

Солы боткасына ике төрле караш бар. Берсе: “Мин солы ашарга ат түгел!”, икенчесе: “Мин сәламәт тормыш белән яшим, юанаймыйм, чирләмим, чөнки солы боткасы ашыйм!” Беренчеләр өчен – бүген гади көн, ә икенчеләр өчен – бәйрәм! Әгәр алар Англиядә яшәсәләр – Бөтендөнья солы боткасы фестивале башланган көн.

Бу чара беренче тапкыр 1985 елда үткәрелә. Анда җыелучылар туйганчы ярат­кан боткасын ашый, аңа атап җырлар җырлый, уеннар оештыра. Хәтта ботка салынган зур-зур ләгәннәргә чумып чыгарга да була.

Куе сөттә солы боткасы пешереп, аңа сарымай салып күршегезне кунакка чакырсагыз, инглизләргә сәлам юлларга онытмагыз!
Читайте нас: