Русиядә һава һөҗүменә каршы торуның үз тарихы бар. 1914 елда Германия һәм Австрия аэропланнары белән көрәшү өчен пулеметлар һәм җиңел пушкалар белән коралланган беренче подразделениеләр оештырыла. Бөек Ватан сугышында бик күп шәһәрләр, күперләр, тимер юллар бомбага тотыла. Көчле хәрби авиацияле Германия Советлар Союзын да бик тиз генә басып алырга исәп тота. Ил чигендәге хәрби самолетларның күпчелеге сугыш башланган көнне үк аэродромнарда юк ителә. Бөтен өмет һава һөҗү-менә каршы оборона гаскәрләренә баглана. Һәм алар сынатмый. Сугыш чорында 7500 самолет бәреп төшерелә, дошманның меңнән артык танкы, 1500 орудиесе юк ителә. Мондый батырлык ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. 1975 елның 20 февралендә СССР Югары Советы Президиумы указы белән Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көнен билгеләү кертелә.