+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
9 апрель 2016, 02:00

Камчы җитми безгә!

Урамнар кардан арынгач, тирә-як каралып, ямьсезләнеп калды. Көздән бик матур итеп җыештырып, кышны каршы алган идек тә соң. Янә дөнья чүпкә күмелгән. Эх-х, кулларга себерке аласы да чыгып җыештырасы!..

Кызганычка каршы, бар кеше дә урам киңлекләрен үз ихатасы кебек якын күрми. Гади кагыйдәләр үтәлми. Һәр кеше үзенең кулыннан килгәнчә генә дә тирә-як мохитне матурлауга өлеш кертсә икән... Әмма юк, чыбыркылап өмәгә чыгарганны көтәбез.

Илебездә беренче “чыбыркылаучы” Петр I булган. Нәкъ ул 1699 елның 9 апрелендә “Мәскәүдә чисталык булдыру һәм чүп-чар белән тизәкне урамнарга һәм урам чатларына ташлаган өчен җәза бирү турында” Указ чыгарган. Аның фәрманы буенча, кешеләр чүп-чар, тирес һәм үләксәләрне шәһәрдән читкә чыгарып, җиргә күмәргә тиеш булган. Тыңламаучыларны таяк, камчы белән кыйнау, штраф салу көткән. (Бүген шулай булса икән?)
Соңрак Екатерина II указы буенча елгага һәм шәһәр аша агучы суларга иске-москы ташлаучылар җавапка тарттырылган.

1712 елда Мәскәүдә һәр 10 шәһәр ихатасына чисталык өчен җавап бирүче бер кеше тәгаенләнгән. Мәскәү алай ук пычрак шәһәр булмаса да, “һәр иртә саен чүп җыярга” кушылган. Хәер, шәһәр халкы югарыдан әмер көтеп ятмаган, үзләре дә җыештырырга чыккан.

ХIХ гасырга урам себерүчеләр иң абруйлы кешеләр исәбенә керә. Аерым йортларга, төрле учреждение­ләргә бер яки берничә шундый хезмәткәр тәгаенләнә. Алар урамнарны себерә, юлларга су сибә, кышын кар чистарта, утын яра, фатирларга утын ташый, чүп чыгара. Моннан тыш, башкалаларда урам себерүчеләр тәүлек әйләнәсенә капка төбендә сакта торган. Төнге унике тулган икән, капкалар бикләнгән, ә өйгә эләгер өчен төймәгә басарга яки кыңгырауны тартырга кирәк булган. Шунда ук “Урам себерүчегә шалтырату” дигән язулы такта да эленеп торган. Урам себерүчеләр төнен капкадан ерак булмаган җирдә йоклаган. Революциягә кадәр һәр урам себерүченең участогы һәм номеры булган. Төп эштән тыш, урам себерүчеләр полиция агентларына хас эшләр дә башкарган: шикле кешеләрне игътибарга алып, алар хакында полициягә хәбәр иткән. Полицейскийлар һәм жандармерия үткәргән тикшерү­ләрдә, кулга алуларда да урам себерү­челәр катнашкан. Начар хезмәт өчен җәзага тарттырылганнар. Әйтик, ниндидер качкынны үткәреп җибәрсә, урам себерүче өч атнадан өч айга кадәр кулга алынган, яисә 20-30 тапкыр чыбык белән суктырылган. Кимчелекләр белән еш тотылган урам себерүчене солдат хезмәтенә җибәргәннәр, яки бу һөнәргә хокукын тартып алганнар.

Заманында себерке хуҗаларына хат ташу эше дә эләккән. Әлбәттә, өстәмә эш өчен акча алганнар. Әмма XVIII гасыр ахырында Русиядә беренче почта тартмалары булдырылып, урам себерүчеләр бу эштән һәм өстәмә акчадан колак каккан. Шунда, почта хезмәткәрләренә ачу итеп, урам себерүчеләр почта тартмаларына... тычканнар ташлаган. Җәнлек­ләр иркенләп кәгазь белән тамак ялгаган һәм бу хәлдән курыккан шәһәр халкы элеккечә урам себерү­челәргә мөрәҗәгать иткән.

1914 елда башка дәүләт хезмәткәрләре белән беррәттән, иң яхшы урам себерүчеләр Романовлар династиясенең патшалык итүенә 300 ел тулуга багышлап чыгарылган медальләр белән бүләкләнгән.

Бүген урам себерүчеләргә медальләр бирелми. Әмма алар арасында иң яхшыларын билгеләү тәҗрибәсе бар. Әйтик, былтыр Уфа буенча Октябрьский районы торак-коммуналь идарәсенең урам себерүчесе Эльза Үзәнбаева “Һөнәрендә иң яхшысы” конкурсында җиңеп чыкты. Бу конкурс дүртенче тапкыр узды. Катнашучылар беренче көн­не теорияне белүдә сыналды. Анда Эльза Фариз кызы мөмкин булган 30 баллдан 29 балл җыйды. Ә икенче көнне инде эшенең остасы булырга кирәк иде. Газон үләнен чабу һәм территорияне санитар-техник җыештыруда да Эльза Үзәнбаевага тиңнәр булмады.

Урам себерүчеләр безнең тормышны ямьләргә тырыша. Тик аларның эшен кемдер күрә, кемдер юк. Урамда күзәтә килсәң, бик сирәкләр генә чүпне махсус савытка илтеп җиткерә. Урам себерүче җыештырып йөри, шунда ук кемдер буш шешә, тәмәке төпчеге калдыра. Кызганыч...

Әйе, зур шәһәрләрдә шулай бер-беребезгә сылтанып яшәргә күнеккәнбез. Тәртип саклар өчен безгә борынгы камчылар, штрафлар җитми. Ә, бәлки, гади мәдәният­лелектер.
Читайте нас: