+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2016, 02:00

Дулкыннар өстендә – Күк патшабикәсе

960 елда Кытайдагы Линь авылында бер кыз яшәгән. Аның авылдашлары балык тоту белән шөгыльләнгән, диңгезгә чыгып йөргән. Ә бу кыз алар янына чыптада йөзеп барып җитә торган булган, ерак утрауларга барырга кирәк булса, күктәге болытларны авызлыклаган. Шул рәвешле ул балык тотып көн күргән туганнарына ярдәм иткән, аларны диңгез давылларыннан коткарып калган.

28 яшенә кадәр ул туганнары арасында яшәгән дә, көннәрдән бер көнне күккә ашкан. Әмма якыннарын онытмаган – үзенең кодрәте белән хәтта тайфуннарны да туктата торган булган. 1156 елда Кытай императоры аңа атап гыйбадәтханә төзеткән. Аны халык Таянь-хоу Мацзу, ягъни Күк патшабикәсе дип йөрткән. Аның алтын сыны үзе исемен йөртүче гыйбадатханәдә урын алган. Биредә ул дулкыннар өстендә сурәтләнгән.
Читайте нас: