+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2016, 02:00

“Каралар музыкасы” гына түгел

13 апрельдә бөтен Җир шары буенча рок-н-ролл көне билгеләнә.

Бәйрәм тууга этәргеч бирүче вакыйга бер көн алдан узган. 1954 елның 12 апрелендә Америка музыканты Билл Хейли “Rock Around The Clock” дигән композиция яздыра. Шушы көйдә берничә музыка стиле, шул исәптән афроамерика сленгы да берләшә. Нәкъ шушы җыр — европалылар дөньясында рок-н-ролл тарихының рәсми башлангычы.

“Азатлык музыкасы”, “Джунги музыкасы”, “Каралар музыкасы” — баштарак яңа юнәлешкә нинди генә атама такмаганнар. Югары катлам кешеләре бу музыкага кимсетеп караган. Юкка түгел, әлбәттә. Рок-н-ролл гасырлар буе төзелгән стереотипларны җимергән, бер кагыйдәгә дә буйсынмаган. Шуңа карамастан, юнәлеш музыка дөньясында үз урынын тапкан һәм зур популярлык яулаган.
Читайте нас: