-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2016, 02:00

Мазут белән гудрон да монда яралган

Башкортстан нефть-­химия эшкәртү институты оештырылуга 60 ел тулды. Мәгълүм булуынча, без­нең республика нефть-химия сәнәгате үсеше буенча илдә алдынгы урыннарны били. Төбәкнең уңы­шында ин­сти­тутның да өле­ше зур.

Башкортстан нефть­­не эш­кәр­тү буенча фәнни-тикшеренү институтының төп әшчәнлек максаты — Башкортстанда һәм Татарстанда нефть ятылыкларын эшкәр­түгә фәнни ярдәм күрсәтү.

1950-60 елларда нефтьне составындагы күкерт микъдары буенча төрләргә бүлү, “кара алтын”ны эшкәртү ысуллары уйлап чыгарыла. Уфада нефть калдыкларын, мазут һәм гудрон эшкәртү буенча ачышлар ясала. Институтта төрле чорларда илдә, дөньяда тиңе булмаган җиһаз­лар уйлап чыгарыла һәм гамәлдә файдаланыла.

Институт заман белән бергә атлый. Биредә 2009 елда фәнни-технология паркы оештырыла. Институт 2008 ел йомгаклары буенча “Башкортстан икътисады үсешенә керткән өлеше өчен” дипломы белән бүләкләнгән. Ә 2009 ел йомгаклары буенча “Башкортстан Республикасының иң яхшы фәнни-тикшеренү оешмасы” дип танылган.
Читайте нас в