“Сонгкран” сүзе борынгы санскрит теленнән алынган һәм “күчеш” дигән мәгънәгә ия. Эш шунда ки, Таиландта елның өч фасылы гына бар: койма яңгырлар чоры, салкыннар һәм эсселек. Эсселек чоры тәмамланып, койма яңгырлар башланган көннәрдә Сонгкран бәйрәме билгеләнә дә инде.
Бәйрәм вакытында кешеләр бер-берсен су белән коендыра. Тайлылар суда илаһи чистарту көче күрәләр. Шул рәвешле, ел буена җыелган гөнаһларны өсләреннән юып төшерәбез дип ышаналар. Шулай ук тән-нәрне ак балчык белән сылап чыгу да гадәткә кергән. Бу шулай ук тәнне һәм җанны агарту, гөнаһлардан арыну өчен кирәк.