-17 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2016, 02:00
Язгы... уңыш бәйрәме
Һиндстанның Пенджаб штатында 13–14 апрельдә сикх халкының яраткан бәйрәме — Вайсаки билгеләнә. Сикхлар өчен ул бер үк вакытта Яңа ел да, уңыш бәйрәме дә, дини тантана да. Төп бәйрәм чаралары сикх храмнары – гурудварларда уза. Таң белән халык чәчәкләр күтәреп гыйбадәтханәләргә килә. Руханилар тантаналы рәвештә сикхларның Изге китабы – Гуру Грант Сәхибне күтәреп чыга һәм аны кычкырып халыкка укый. Храмнан кайткач, кешеләр онга шикәр һәм май кушып, “кара прасад” дип аталган татлы ризык пешерә.
Аннан соң халык урамнарга чыга. Меңнәрчә кеше байраклар, чәчәк гөлләмәләре күтәреп ташкын булып агыла. Бәйрәм ярминкәләрендә һәммәсе дә бер-берсен Яңа ел белән тәбрик итә. Бәйрәм төнгә кадәр дәвам итә.
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"