+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Чибәрләрдән чибәр кем чибәр?

Планетада беренче рәсми матурлык конкурсы 1951 елның 15 апрелендә Лондонда үтә һәм ”Дөнья туташы” (”Мисс Мира”) конкурсы дип атала. Дөрес, Ходай биргән матурлыкта ярышу, аек акыл белән уйлаганда, мантыйкка бик туры килеп бетми бетүен, ләкин кемнәргәдер мондый конкурсларны оештыру яисә аларда катнашу бик ошый.

Аның тарихы исә болай. Британ фестивален үткәргәндә бию залын рекламаларга кирәк булган. “Мекка” фирмасы агенты Эрик Морлидан нинди дә булса оригиналь нәрсә уйлап чыгаруын үтенгәч, ул ”Дөнья туташы” ярышын уйлап чыгарган. Тәүге конкурста 30 туташ катнашкан. Алар Англиядә моңарчы билгеле булмаган су коену костюмнары – “бикини”да чыгыш ясап, тамашачыларны таң калдырган. Швед кызы Кики Хааконсон җиңеп чыгып, 1000 фунт күләмендәге премиягә ия булган.

Морли һәм аның хатыны Джулия төшеп калганнардан булмый – тиз арада үз фирмаларын рәсми теркәп тә куялар. Һәм ”Дөнья туташы” конкурсы Лондонда ел саен үткәрелә башлый. 1990 елдан башлап кына конкурс башка шәһәрләрдә уздырыла. СССРга бу конкурс 1988 елда гына килеп җитә һәм анда 16 яшьлек Маша Калинина җиңә.
Читайте нас: