+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Иң хәвефсез машина

1927 елның 14 апрелендә Швециянең Гетеборг шәһәрендә иң беренче “Volvo” (“Вольво”) автомобиле җыела. Бу эшне сәләтле инженерлар Ассар Габриэлссон белән Густаф Ларсон башкара. “Volvo” атамасының, автомобильнең билегесенең килеп чыгыш турында төрле фаразлар сакланып калган.

Латин телендә “volvere” “әйләнә, тәгәри, мин тәгәрим” дигәнне аңлата. Машина билгесе – Марс символы. Нигездә ул калкан белән сөңгене, ир-ат башлангычын аңлата. Аны радиатор рәшәткәсенә беркетү өчен аркылыга тимерчыбык сузганнар. Нәтиҗәдә, аркылы сызык автомобиль брен­дының аерылгысыз өлешенә әверелгән.

Конвейердан төшкән беренче “Volvo” (OV-4”) сәгатенә 90 чакрым тизлектә җилдерә алган. 1,9 литрлы 4 цилиндрлы двигательле машина 28 ат көчле булган.

Бүген “Volvo” дөньяда иң хәвефсез маши­налар­­ның берсе санала. Анда водительнең дә, пасса­жирларның да авария вакытында гомерен саклап калу өчен чаралар күрелгән. Шушы үзенчәлегеннән тыш, төзек һәм ышанычлы эшләве белән авто­һәвәскәрләр сөюен яулаган автомобиль бүген дә базарда үзенең югары урынын саклап килә.
Читайте нас: