+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Сугышсаң да мәдәниятле бул!

Санкрит теленнән тәрҗемәдә мәдәният “яктылыкка табыну” дигәнне аңлата. Ягъни ул — камилләшүгә, гүзәллек идеалларын табуга омтылыш. Шуңа да мәдәният тормышыбызның иң мөһим өлеше булырга тиеш.

1935 елның 15 апрелендә Җир шары тарихында беренче тапкыр “Художество һәм фәнни учрежде­ниеләр белән тарихи һәйкәлләрне саклау турында килешү” — “Рерих пакты”на кул куела. Килешү Ак йортта 21 ил җитәкчесе катнашлыгында теркәлә. Рерих пактының символы булып Тынычлык — Мәдәният байрагы билгеләнә һәм ул халыкара документка әверелә.

Мәдәни кыйммәтләрне саклау идеясе урыс рәссамы һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Рерихка 1904 елгы урыс-япон сугышыннан соң килә. 1914 елда ул урыс Хөкүмәтенә һәм сугышларда катнашучы башка ил җитәкчеләренә мәдәни байлыкларны саклау турындагы уртак килешү тәкъдиме белән чыга. Әмма ул чакта бу тәкъдим җавапсыз кала. 1929 елда Рерих төрле телләрдә мәдәни мирасны саклау турында килешү проекты әзерли. Проект бөтен дөньяда танылу таба, аны Бернард Шоу, Ромен Роллан, Альберт Эйнштейн, Герберт Уэллс кебек билгеле шәхесләр хуплый.

Сакланасы объектлар “Тынычлык байрагы” белән билгеләнергә тиеш дип табыла. Рерих пакты нигезендә берничә конвенциягә кул куела. Аларга ярашлы, хәрби конфликтлар вакытында мәдәни кыйммәтләрне бозу һәм юк итү тыела. Ә 1999 елдан иҗтимагый оешмалар тәкъдиме белән килешүгә кул куелган көн Халыкара мәдәният көне буларак билгеләнә.
Читайте нас: