+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
14 апрель 2016, 02:00

Җәзалау тыелган иде дә соң...

Без, төрмә шулпасын тәмләп карамаган бәхетлеләр, рәшәткә артында ниләр майтарылганын шунда утырып чыккан кешеләр сөйләвеннән һәм кинолардан карап кына беләбез. Кайчак ишетелгәннәрдән һәм күргәннәрдән чәчләр үрә торырлык. Ә бит тоткыннарны җәзалауны Русия императоры Александр I 1801 елда ук тыйган!

Шул елның 14 апрелендә ул Сенатта Яшерен экспедицияне гамәлдән чыгару, сәяси эшләрне тикшерүне җинаять эшләре белән шөгыльләнүче учреждениеләргә тапшыру турында белдерә һәм сорау алу вакытында җәзалауларны тыя. Әлеге эшләр урындагы суд учреждениеләре тарафыннан каралырга тиеш була. “Гади чин”да булган кешеләргә суд карарын губернаторлар раслый, дворяннар язмышын сенаторлар хәл итә.

1762 елда Петр III бу Яшерен канцелярияне бер тапкыр бетергән була инде. Ләкин озакка түгел. Тәхеткә менгән Екатерина II Яшерен канцелярияне юкка чыгару турында указны раслый, ләкин шунда ук сенат каршында Яшерен экспедиция төзү турында актка кул куя.

Нәкъ Екатерина II вакытында бу “махсус хезмәт” Русиянең үзәк дәүләт учреждениесе, сәяси күзәтү һәм эзләү органы буларак чәчәк ата. Императрица аеруча мөһим эшләр белән шәхсән җитәкчелек итә, хөкем карарын үзе раслый, шул исәптән Е. Пугачев, Н. Новикова, А. Радищев һәм башкалар эшләре буенча да.

Яшерен канцелярия эшчәнлегендә төп урынны донослар һәм җәзалаулар алып тора. Гаепне шикле кешенең үзеннән төрле ысуллар белән “таныталар”. Экспедиция ябык орган була һәм халыкны куркытып тота.

Бу органның тарихы тәхеткә Александр I килгәч тәмамлана. Ләкин аннан соң да Яшерен канцелярия эшен дәвам итүчеләр табыла. Мәсәлән, шәхес культы чорында кулга алынган йөз меңнәрчә кеше, коточкыч газапларга дучар ителеп, булмаган гаепләрен дә танырга мәҗбүр була. Аннан соң да кайбер урыннарда тоткыннардан кирәкле мәгълүмат алу өчен көч куллану, җәзалау очраклары турында еш ишетеп торабыз.
Читайте нас: