+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
16 апрель 2016, 02:00

Дәрестән качкан өчен – штраф, тиктормасларга – сыек чыбык...

Мәгълүм булуынча, XVIII гасырда дөнья океаннарында Бөек Британия Хәрби-диңгез флоты хакимлек иткән. Голландия, Испания, Португалия, Швеция, Осман империясе дә көчле флотка ия булган. Ул чорда Русия флоты үсешмәгән, дөньядан артта калган була. Моңа патша Петр I беренче Азов походыннан төшенеп кайта һәм флотны камилләштерү эшенә җитди тотына. Шушы эш нәтиҗәсе буларак, 1722 елның 16 апрелендә Русия гражданнары өчен диңгезче мәктәпләре ача. Моңа кадәр Русия флотына бик күп сынаулар үтәргә туры килә.

Әйтергә кирәк, Петр I патша эш сөючән булган. Ул флотны да фәнни эшләргә, сызымнарга таянып кына оештырмаган. Көнбатыш Европага юлланган бөек илчелек составына Петр I үзе дә керә. Патша Голландиянең Заандам шәһәрендә кораб төзүдә балта остасы буларак катнашкан, шулай итеп ул белемен камилләштергән.

Гомумән, Русия флоты 1695 елда, Воронежда төзелә башлый. Азов походыннан кайткан патша, флотның мөһимлеген аңлап, Азов флотилиясен оештыра. Бер елдан соң икенче Азов походында ике җилкәнле хәрби кораб, дүрт брандер (яна торган материал тутырып, ут төртеп, дошман корабларына җибәрелүче судно), 23 галера (ишкәкле зур көймә) һәм 1300 кечкенә агач көймә катнашкан. 1696 елның 20 октябрендә патша таләбе буенча Боярлар думасы диңгез судноларын төзү һәм үстерү турында указ чыгара. Нәкъ шушы көн Русия Хәрби-диңгез флотының туган көне санала.

Флот үсешсен, заманнан артта калмасын өчен кадрлар таләп ителә. 1701 елда Мәскәүдә армия һәм флот өчен диңгезчеләр, инженерлар, артиллеристлар, геодезистлар, архитекторлар һәм башка белгечлекләр әзерләүче беренче мәктәп ачыла. Навигацияләр бүлегенә Бөек Британия гражданы, Абердин университеты профессоры, математика, астрономия һәм диңгезчелек белгече Генри Фарварсон идарә иткән. Математика серләренә ватандашыбыз, галим Леонтий Магницкий өйрәткән. Диңгезчелек фәннәрен Бөек Британия гражданнары Стефан Гвин белән Ричард Грейс укыткан. Алар урыс телен белмәгәнлектән, дәресләрне латин телендә биргән. Укучылар лекцияләрне аңлау өчен шул телне үзләштерергә тиеш булган.

Укырга морзаларның, түрәләрнең һәм башка дәрәҗәле кешеләрнең 11-23 яшьтәге балалары алынган. Мәктәптә 1703 елда – 300, 1711 елда 500 бала белем алган. Укучылары арасында шул чорда Русиядә яшәгән дәрәҗәле кешеләрнең күпчелегенең балалары булган. Гомумән, мәктәпкә, крепостной крестьян баласыннан тыш, теләсә нинди яшүсмер укырга керә алган. Барлыгы 10-15 ел укыганнар.

“Икеле капчыклары” армиядә, флотта вак вазыйфаларга тәгаенләнгән. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә үскән балалар тулысынча дәүләт тәэминатында булган. Алар форма белән тәэмин ителгән. Укучылар толымлы парик киеп, аны даими рәвештә онлап һәм майлап йөрергә тиеш булган. Арытаба, уку хәрби хезмәткә тиңләнгәч, белем алучыларга 36-54 сум түләнә башлаган. Чорына күрә, бу зур акча булган. Әйтик, металл коючының айлык эш хакы – 16-25, күкерт эшләре остасыныкы 40-50 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле патша сәләтле яшьләрне белем алуга җәлеп иткән.

Белем бирү өч дәрәҗәдән торган. Беренче, башлангыч дәрәҗәдә укырга-язарга, дин кануннарына өйрәткәннәр. Икенче дәрәҗәдә арифметика, геометрия, тригонометрия һәм рәсем серләренә төшенгәннәр. Иң югары өченче дәрәҗәдә математика, география, астрономия, сызым, геодезия, навигация һәм кораблар төзү серләренә өйрәткәннәр. Шул ук вакытта, укучылар Русиянең һәм чит илләрнең диңгез көймәләрендә, көймәләр төзелешендә озак еллар гамәли тәҗрибә туплаган. Әйтик, 1712 елда Петр I патша 26 укучыны – Голландиягә навигация фәннәре өйрәнергә, 22сен Ревельгә (Таллинн) немец телен үзләштерергә һәм 16сын Преображенск полкына солдат итеп җибәргән. Бүгенге сыман, ул чорда да шук-шаян, җиңел-җилпе укучылар булган. Алар, дәресләрдән качып, белем алуга төкереп караган. Петр I патша борын чөйгәннәрне акылга утырту юлын тиз тапкан. Мәктәпләргә отставкага чыккан солдатларны эшкә алганнар. Сыйныф саен, сыек чыбык тотып, бер солдат басып торган. Дуамал укучыларны дәрәҗәсенә, кемнең баласы булуына карамастан кыйнаганнар. Алай гына түгел, мәктәптән качучыларга үлем җәзасы янаган. Башка тәртип бозулар өчен зур күләмдә штраф салынган, галерага эшкә җибәргәннәр, чыбык белән суктырганнар. Бер дәрестән качкан өчен 5 сум штраф салынган.

Укыту алымы гади булган. Укучыларга бөтен белемне ятлау бурычы куелган. Дәресләр үзенчәлекле үткән. Балалар, тактадагы язуларга һәм китапларга нигезләнеп, теманы үзаллы үзләштергән. Үзләштерми кара, укытучы өстәлендә, китаптан, каләмнән һәм линейкадан тыш, чыбык яткан. Белем алучылар 24 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр ял иткән, ә менә җәйге каникуллар практикада үткән.

Вакытлар үткән саен диңгезчеләрне укыту да камил­ләшкән. 1715 елда Санкт-Петербургта Диңгез академиясе (Диңгез гвардиясе академиясе) оештырылган. Мәктәпнең математика һәм навигация фәннәре сыйныфларының бер өлеше яңа уку йортына күчерелгән. Академиядә дә укучыларга ай саен стипендия түләнгән.

1716 елда “гардемарин” хәрби дәрәҗәсе булдырылган. Француз телендә ул “диңгез гвардиячесе”, “диңгез сакчысы” дигәнне аңлата. Бу сүз безгә яхшы таныш. Режиссер Светлана Дружинина Нина Соротокинаның “Навигацияләр мәктәбеннән өчәү” романы буенча төшергән “Гардемариннар, алга!” сериалы озак еллар үзәк телевидение аша күрсәтелде. Төп рольләрне башкарып танылу алган Сергей Жигунов белән Дмитрий Харатьянны бүген дә “гардемариннар” дип йөртәләр.

Ниһаять, 1722 елның 16 апрелендә Русия гражданнары өчен диңгезче мәктәпләре ачыла. Беренче мәктәпләр Түбән Новгородта, Вологдада, Нарвада ачыла. Укырга бары тик Русия гражданнары кабул ителүе патшаның тормышка карашлары үзгәрүе белән бәйле. Петр I идарә итүенең соңгы елларында Русиядә яшәүче чит ил кешеләренә мөнәсәбәтен үзгәртә. Флотта хезмәт итүче чит ил вәкилләренең отставкага китүен хуплый. Кораллы Көчләрне һәм дәүләт структураларын чит ил вәкилләреннән “чистарта”.

Мондый сәясәтне ничек аңларга? Патша даими нигездә илне яклый алырдай армия төзүгә зур игътибар бүлгән. Кораблар төзү һәм флотны оештыру өчен баштагы мәлләрдә чит илләрдән йөзәрләгән белгеч җәлеп иткән. Дәүләткә һәм Ватанга тугры булганда гына куәтле һәм югары әзерлекле флот оештырырга мөмкин. Чит ил белгечләренә, галимнәренә ышаныч зур булмаган. Петр I патшаның чит илгә белем алырга сәләтле яшьләрне җибәрүе дә юктан гына булмаган. Патша илнең үз улларына ышануын һәм таянуын теләгән.

Адмиралтействоның, Русия гражданнары өчен диңгезче мәктәпләренең ил флотын үстерүдә, ил иминлеген саклауда, территориясен киңәйтүдә әһәмияте зур була. Диңгезчеләр мәктәпләрдә шул елларда салынган күп кенә традицияләргә бүген дә тугры кала. Иң мөһимнәренең берсе – Ватанга тугры хезмәт итү.
Читайте нас: