1970 елның 19 апрелендә беренче автомобиль — “ВАЗ-2101” Волжский автомобиль заводы конвейерыннан төшә, ә 9 сентябрьдә алар күпләп җитештерелә башлый. Совет автопромының символына әйләнгән җиңел машина СССР халкының күңеленә хуш килә. Чынлап та, “копейка”ның рекордлар китабына кертерлек уңышлары билгеләнгән очраклар байтак. Мәсәлән, Мәскәүдән Владивостокка тиң араны 10 тапкыр үткәннән соң гына бу җиңел машинага капиталь ремонт кирәккән. “ВАЗ-2101” автомобиленең бернинди ремонтсыз 20, 25 һәм хәтта 30 ел дәвамында йөрү очраклары да теркәлгән. Андый машиналарның спидометры 300 мең километрдан да артык күрсәтергә мөмкин. Кыскасы, алар “җир шарын” бер генә урамаган.
1972 елда данлыклы “копейка” өчен Волжский автомобиль заводына “Алтын Меркурий” халыкара премиясе бирелә. 1970-80 еллар эчендә автозавод 2,5 миллионнан артык “Жигули” чыгара.