Олугъ Мөхәммәт җиңеп чыккан, ләкин шунда ук аның икенче дошманы — Кече Мөхәммәт пәйда булган. Ул үзенең өлкән адашын төньяк тарафка күченеп китәргә мәҗбүр иткән. Бу вакытка инде таркалган Алтын Урданы турыдан-туры дәвам иттерүче дәүләт буларак үсеп чыккан Олы (Бөек) Урда белән идарә итүдә Кече Мөхәммәт шактый уңышларга ирешкән. Кырым да шушы Урдага буйсындырылган.
Дәүләтбирдедән соң хакимиятне үз кулына алган күптәнге көндәше Сәетәхмәтне Кече Мөхәммәт Кырымнан бөтенләйгә куып чыгарган. Ләкин аның юлына яңа дошман — кайчандыр Алтын Урдада хан булып утырган Гыязетдиннең улы Хаҗигәрәй аркылы төшкән. Хаҗигәрәй 1434 елда ук Кырымны үз кулына алырга тырышып караган, тик уңышсызлыкка очраган һәм Литвага качып киткән.
Хаҗигәрәй тарих мәйданына тагын килеп чыккан. Аны Кырымның һәм тулаем Алтын Урданың атаклы Шырын, Барын, Аргын һәм Кыпчак ыруларыннан торучы феодаль аксөякләре яклаган. Алар Таврияне (Кырым) мөстәкыйль дәүләткә әверелдерергә тырышкан. Кырымның зыялы татар дөньясын, үз чиратында, Литва кенәзе Казимир яклап чыккан һәм 1443 елда Хаҗигәрәй Таврия тәхетенә утырган. Шул вакыттан алып Кырым ханлыгы үзаллы дәүләт буларак яши башлаган.
Хаҗигәрәй Кырым ханлыгы белән үзе үлгәнче — 1446 елга кадәр идарә иткән. Аның ханлык итү дәвере Көнбатышта урта гасырлар азагында яңа татар дәүләтенең туу һәм аякка басу чоры булып тарихка кереп калган. Ул шуның белән татар ханнарының бердәнбер һәм тотрыклы булып танылган Гәрәйләр династиясенә (Жучиләр династиясенең Гәрәйләр ыруына) нигез салган. Бу нәсел Кырым 1783 елда Русь империясе составына мәҗбүри кертелгәнче, ягъни 340 ел буе ханлык белән идарә иткән.
Кырым ханлыгының 1783 елда Русь дәүләтенә кушылуының сәбәбе Кырымның хәрби көчсезлегенә түгел, ә Русия белән Төркия арасындагы сугыштан соң 1774 елда төзелгән Кечек Кайнарҗа солыхына бәйле. Ул чакта Төркия җиңелә һәм чынында үз вассалы булып саналган Кырымны Русиягә бирергә мәҗбүр була. 1783 елның 18 апрелендә әби патша Екатерина II “Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм барлык Кубань төбәген Русия дәүләте составына алу турында” манифестка кул куя.