+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 апрель 2016, 02:00

...Ә кызлар җәй җитүен көтә

Җиткереп кенә булмый бит бу җәйне! Әллә табигатьтән көтеп тормыйча, Исландиядәге кебек, аның килүен үзебез игълан итәбезме?! Анда, җәйне көтеп арыгач, “Сумарсдаг” дигән бәйрәм игълан иткәннәр. Бу көнне, табигать шартлары нинди булуына карамастан, җәй килде дип игълан ителгән, Один алласына корбан китерелгән.

Шулай ук, бу көнне Исландиядә “Кызлар көне” билгеләнә. Бу илдә ел мизгеле икәү генә – кыш һәм җәй. Җәй башлануны кызлар гүзәллегенә тиңлиләр. Бу көнне аларга бүләкләр бирәләр, кияүгә чыкмаган кызлар нәкъ шушы көнне яр табарга мөмкин, чөнки өйләнмәгән егетләр дә бу көнгә мәхәббәт укларын әзерләп куя.
Читайте нас: