+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
19 апрель 2016, 02:00

“Ниһау!”

Кытайлылар белән дуслык җепләре шулкадәр ныгыды ки, соңгы вакытта “ни хәл?” урынына “ниһау!” сүзе ешрак яңгырый кебек.

Безгә бик катлаулы тоелучы кытай телен Җир шарында 1 миллиард 300 миллион кеше туган тел итеп саный. Бу телдә сөйләшүчеләрнең күплеге аны Берләшкән милләтләр оешмасының рәсми телләре арасына кертүгә сәбәпче булган да инде. 2010 елдан алып, һәр елның 20 апрелендә, иероглифларга нигез салучы Цан Цзе хөрмәтенә багышлап, Кытай теле көне билгеләнә. Бу истәлекле көнне төрле күргәзмәләр, концертлар, мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла.

Әлеге тел Кытай Халык Республикасында, Тайвань һәм Сингапурда дәүләт теле булып тора. Ул дистәләрчә диалектка, алары — җирле сөйләшкә бүленгән. Шуңа күрә диалектның бер төрендә сөйләшүче кытай кешесе икенче диалектта сөйләшүчене аңламаска да мөмкин.

1889 елда нәшер ителгән кытай теле сүзлегендә 20 миллион иероглиф теркәлгән. Кытай теленең язуы дөньяда иң катлаулылардан исәпләнә. Аның барлык байлыгын күрсәтү өчен 80 меңгә якын иероглиф кулланырга кирәк. Көндәлек кулланышта исә 3-5 мең символ да җитә икән. Кытай теленең Җир шарында иң борынгы тел булуын исәпкә алсак, мондый хәлләргә бер дә аптырарлык түгел.
Читайте нас: