Әйткәндәй, металл калдыклары өч төргә бүленә: кара (чуен), төсле (алюминий, бакыр), техник эретмә һәм кыйммәтле металлар.
Металл сыныкларын эшкәртү процессы шактый катлаулы. Иң элек металл электромагнит белән сайлап алына. Шуннан махсус савытларда агачтан, пластмассадан һәм башка әйберләрдән арындырыла. Арытаба металл төре буенча бүлгәләнә һәм эретелә. Ахырда, тимерчыбык, калай һәм башка рәвештә сатуга чыгарыла.
Металл сыныгын эшкәртү мәгъдән яткылыкларын үзләштерүгә караганда тизрәк тә, отышлырак та. Иң мөһиме – табигатькә, экологиягә зыян салынмый. Моңа карамастан, Русиядә металл сыныкларын эшкәртүгә игътибар барыбер зур түгел әле. Әлбәттә, бу үзенчәлек бездә табигый байлыкларның мул булуы белән бәйле.