Инглизләр аның карны эретерлек, кышны чигендереп, язны якынайтырлык көченә дә ышана. Шулай ук, алар бу чәчәккә сихыр-золымга каршы тору сыйфатын да кушкан һәм йорт алларындагы зур клумбаларга утыртырга гадәтләнгән.
Умырзая – яз чәчәге, без аны барыбыз да яратабыз. Әмма безнең сөю аңа файдага түгел, нәтиҗәдә бүген ул – Кызыл китапта урын алган чәчәк. Шуңа күрә садә сабый кебек сабагын сезгә сузса да, аны өзеп алыр алдыннан җиде тапкыр уйлау фарыз.