+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 апрель 2016, 02:00

Айга менеп, түбән карап...

Адәм баласының үз гомерендә бер генә тапкыр булса да күңелендәге иң яшерен хисләрен Айга сөйләгәне бардыр... Имеш, Ай җиһанда ялгыз, имеш, ул башка беркем белән дә сөйләшми. Әмма Галиябану – Хәлилләр чоры күптән артта калды шул – хәзер Ай да ялгызы түгел.

Америка Кушма Штатларындагы “Аполлон” программасы буенча, анда әллә ничә экспедиция барып кайтты инде, хәтта Ай юллары буйлап махсус автомобильләрдә дә йөрделәр.

Ә 1975 елның 21 апрелендә бирегә бишенче экспедиция килгән. Экипаж командиры Джон Янг белән пилот Чарльз Дьюк Айда 3 тәүлек була, сәгатенә 18 километр тизлектә авто­мо­бильдә җилдерә һәм 100 килограммга якын туфрак алып кайта.
Читайте нас: