+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 апрель 2016, 02:00

Иң өлкән патшабикә

Бүген Бөекбритания королевасы Елизавета Александра Мария 90 яшен билгели.

Тәхеткә 25 яшендә килеп, ил тарихында иң озак хакимлек итүче монархларның берсе ул. Аңа Бөекбритания милләтләр берләшмәсе һәм унбиш үзаллы дәүләт: Австралия, Антигуа, Барбуда, Барбадос, Белиз, Гренада, Канада, Яңа Зеландия, Папуа-Яңа Гвинея, Сент-Винсент һәм Гренадин, Баһам, Сөләйман утраулары, Сент-Китс һәм Невис, Сент-Люсия, Тувалу, Ямайка буйсына. Инглиз чиркәвенең һәм Бөекбритания Хәрби көчләренең Баш командующие да булып тора ул.

Елизавета дөньяда – әби патшалар, Европада барча патшалар арасында иң өлкәне. Аның эшчәнлеге күп тапкырлар тәнкыйтькә тотылуына карамастан, Британия монархиясенең абруе югары кала бирә.
Читайте нас: