+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 апрель 2016, 02:00

Ә сез бөек юлбашчыны искә аласызмы?

Русиянең бөек сәяси, иҗтимагый эшлеклесе, революционер, большевиклар партиясен, тарихта беренче тапкыр социалистик дәүләт булдыручы Владимир Ильич Ленин (үз фамилиясе — Ульянов) 1870 елның 22 апрелендә Сембер шәһәрендә дөньяга килгән. Ленин 1917 елгы Бөек Октябрь революциясе юлбашчысы буларак билгеле. РСФСРның Халык Комиссарлары (Хөкүмәте) Советы рәисе, СССРны барлыкка китерүче дә Владимир Ильич.

Владимир Ленин Русия тарихында иң күренекле сәяси юлбашчыларның берсе. Ул сәясәт һәм иҗтимагый фәннәр буенча күпсанлы теоретик эшләр авторы буларак киң билгеле. Марксизм-ленинизм теориясенә нигез салучы, Өченче интернационалны (төрле илләрнең коммунистик партияләре берлеген) булдыручы һәм аның төп идеологы.
Читайте нас: