+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
21 апрель 2016, 02:00

ЮНЕСКО тынычлык сагында

ЮНЕСКО – Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы.

1945 елның 16 ноябрендә БМО­ның Сан-Францискодагы конфе­рен­циясендә АКШ, Бөекбритания һәм СССР арасында мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәт­тәш­лекне үстерү буенча халыкара махсус оешма булдыру турында карар ителә. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, ЮНЕСКО БМО оешмасы кы­сала­рында тынычлыкны саклау фикерен алга сөрә.

1954 елның 21 апрелендә СССР ЮНЕСКОга керә. Ил таркалгач, 1991 елның декабрендә аның урынына оешмада Русия әгъза булып кала.

Бүгенге көндә халыкара оешмада 195 дәүләт әгъза булып тора. ЮНЕСКОның штаб-фатиры Парижда урнашкан. Оешманың генеральный директоры — Ирина Бокова (Болгария), башкарма советы рәисе – Элеонора Митрофанова (Русия).
ЮНЕСКОның алты рәсми теле бар: инглиз, испан, урыс, француз, кытай, гарәп.
Читайте нас: