Русиядә бу тәҗрибә бераз соңрак кабул ителә. Көнбатыштан аермалар да шактый. Беренчедән, бездәге номерлар Көнбатыштагыдан 5-8 тапкыр зуррак була. Икенчедән, 1902 елдан башлап, Русия автомобильчеләре “тимер ат”ларының пыяласына номер саннары язылган фонарь эләргә тиеш була. Ягъни теркәү саннары ике тапкыр кабатлана. Өченчедән, 1911 елның 15 мартыннан илебездә машиналарга ел саен техник күзәтү үткәрү һәм шәһәр управаларында номерларны алыштыру гамәлгә кертелә.
Ул чордагы автомобиль номерлары бик авыр һәм уңайсыз була. Аларны машинага беркетү дә “тимер ат” хуҗалары өчен зур авырлык тудыра, чөнки ул чор машиналарында моның өчен махсус урын тәгаенләнми. Аларны алгы һәм арткы рессораларга күн каешлар белән бәйләп кую киңәш ителә.