+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

“Дуче” качкан чак

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында (1939-45) Италия икегә бүленгән була. Илнең төньягында Бенито Муссолини фашистик Италия социаль республикасын төзи. Ә көньякта Бадольо хөкүмәте төзелә, ул АКШ һәм Британия белән хезмәттәшлек итә.

Фашистларга каршы тору өчен партизаннар хәрәкәте оештырыла. 1945 елның 25 апрелендә фашист диктаторы Бенито Муссолини Миланнан кача һәм ил тарихында яңа чор башлана. Партизаннар, союзниклар ярдәме белән, бик күп Италия шәһәрләрен азат итә. Шушы көннән илне фашистлардан азат итү хәрәкәте башлана.

Әйткәндәй, якташыбыз язучы Ибраһим Абдуллин 1969 елда дөнья күргән “Хуш, Рим!” романында совет һәм итальян партизаннарының фашистларга каршы берлектәге көрәшен тасвирлый. Безнең чор балалары бу әсәрне йотлыгып укый иде.

1945 елдан башлап һәр елның 25 апреле бу илдә милли бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Читайте нас: