+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

Сәркәтип ул – психолог та

Дөньяда иң кирәкле биш һөнәр арасында сәркәтип тә бар. Ул түрә ишеге төбендә кергән-чыкканга елмаеп кына утырмый, ә хезмәттәшләренә ярдәмче, киңәшче, психолог, тагын әллә кемнәр була ала, дип исәпли белгечләр. Алар, бәлки, барлык сәркәтипләрнең дә мондый түгеллеген белеп бетермидер, әмма монысы башка мәсьәлә.

Сәркәтип һөнәрен югары бәяләгән халыкара белгечләр бу һөнәр ияләренең бәйрәмен дә билгеләгән. Хәзерге заман түрәләренә кабинетка чәй ташып торучы тере курчак түгел, ә коллектив­ның нинди хезмәт башкаруын яхшы белүче, теләсә нинди дәрәҗәдәге кеше белән аның үз телендә сөйләшүче, белемле сәркәтип кирәклеген исәпкә алып, без дә бу һөнәр ияләренә ихтирамыбызны белдерәбез.
Читайте нас: