+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

Сан-Хорди белән, сөеклем!

Испаниядә бик чагу һәм мәхәббәт белән тулы бәйрәм бу. Бу көнне ике бәйрәм берьюлы билгеләнә – данлыклы язучыларны искә алу һәм Изге Георгий (Сан-Хорди) көне.

Изге Георгий көненең символы – янып торган кызыл гөлчәчәк. Легенда буенча, кайчандыр бик усал бер аждаһа яшәгән. Ул кешеләргә газап китерергә яраткан. Бервакыт аждаһа гүзәл патша кызын урлый һәм үзенең тау куышына ябып куя. Георгий теләсә нинди явызлыкка каршы көрәшүче батыр лорд була. Әлбәттә, патша кызына да ярдәмгә ташлана ул. Аждаһа белән Георгий арасында бик авыр алыш була. Батыр лорд явызлыкны барыбер җиңә. Аждаһаның тамган каны искиткеч матур кызыл гөлчәчәккә әйләнә...

Язучыларны искә алу көненең символы – китап. 1923 елда китап сатучылар әдәбиятның “аталары” – испанлы Мигель де Сервантес һәм инглиз Уильям Шекспирны искә алу көнен оештыру тәкъдиме белән чыга. Бу язучылар икесе дә 1616 елның 23 апрелендә дөньядан китә. Ул вакытта күп­челек китаплар испан телендә була һәм Барселонадагы нәшриятта басыла. Шулай итеп, мәхәббәт һәм әдәбият берләштерелеп, гашыйклар бәйрәменә әверелә.

Хәзер Барселонада 23 апрельдә китаплар һәм кызыл гөлчәчәкләр сатыла. Егетләр кызларга – чәчәк, ә кызлар егетләргә китап бүләк итә. 23 апрельдә шәһәр кызыл гөлчәчәкләргә күмелә, урамнар буйлап аждаһалар йөри, теләгән һәркем белән фотога төшә. Караңгы төшә башлау белән барлык аҗдаһалар кафедраль чиркәү алдындагы мәйданга җыела башлый, төн уртасында кешеләр арасыннан үзәккә үтә. Авызларыннан ялкын, төтен чыгарып, тамашачыларны куркыталар. Шулвакыт Изге Георгий килеп чыга һәм барысын да җиңә. Аждаһаларның авызыннан кызыл гөлчәчәкләр килеп чыга.

Мәхәббәтегезне саклагыз, Сервантесны һәм Шекспирны укыгыз һәм бер-берегезгә чәчәкләр бүләк итегез, дуслар!
Читайте нас: