+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

Шекспир телен бел, үзеңнекен ярат!

Инглиз теле көне беренче тапкыр, Берләшкән Милләтләр Оешмасының башка рәсми телләре кебек үк, 2010 елда билгеләп үтелә. Әлеге яңа бәйрәмнең максаты — дөньяда күптеллелек традицияләрен ныгыту.

Инглиз теле көнен дөньядагы иң билгеле драматург, бөек инглиз язучысы һәм шагыйре Уильям Шекс­пирның туган көнендә бәйрәм итәләр. Бу телнең дөньяда киң таралуы нәтиҗәсендә, Шекспирның әсәрләрен яратучылар аның китапларын оригиналда укый.

Дөньяда киң аралашу теллә­ренең берсе булып саналучы инглиз телендә бүген төрле илләрдә миллиардтан артык кеше сөйләшә. Бу тел инглизләрнеке генә түгел, шулай ук, АКШ, Ирландия, Канада, Мальта, Австралия, Яңа Зеландия халкыныкы да. Хәтта Азия белән Африканың кайбер дәүләтләрендә дә ул рәсми тел буларак файдаланыла. Заман технологияләре чорында яшәүчеләр буларак, телләр популярлыгын Интернет челтәре билгеләвен дә танымыйча мөмкин түгел. Анда инглиз теле лидер булып исәпләнә: сайтлар­ның 81 проценты шушы телдә.

Инглиз теле көнендә “түгәрәк өстәл”, конференция, концерт, конкурс, фәнни күргәзмә һәм ачык дәрес кебек кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырыла. Бу тел белән кызыксынучыларга бәйрәм яңа мөмкин­лекләр ача.
Читайте нас: