+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
23 апрель 2016, 02:00

Укучылар министр була аламы?

Төркиядә өч баладан да азрак булган гаиләләр бик сирәк. Яшәү яме балаларда икәнлеген аңлау бу халыкның канына сеңгән. Үсеп килүче буынны игътибар үзәгендә тоту — дәүләт дәрәҗәсендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бәлки, шуңадыр да, бу илдә балаларның аерым бәйрәме дә бар. Һәр елның 23 апрелендә үтә торган Балалар көне 1927 елда Балаларны яклау ассоциациясе тарафыннан игълан ителә.

Бәйрәм алдыннан урамнар һәм мәктәп ихаталары төрле чәчәкләр, шарлар, әләмнәр белән бизәлә. Бигрәк тә бу көн мәктәп укучылары өчен хәтердә калырлык итеп уздырыла. Алар арасыннан депутатлар, министрлар, мэрлар сайлана, хәтта кайберләренә кадрлар бүлегендә эшләп карарга да рөхсәт ителә. Шәһәр урамнарыннан мәктәп формасы кигән укучыларның сафларга тезелеп үтүе дә искиткеч матур бәйрәмгә әйләнә.

Бәйрәм көнендә мәктәп укучылары өчен концерт һәм спорт ярышлары, семинар, олимпиадалар оештырыла. Бәйрәмгә чит илләрдән дә кызлар һәм малайлар чакырыла. Болар, гадәттә, үз илләрендә төрек телен өйрәнүче балалар. Кунаклар төрек гаиләләренә урнаштырыла, аларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша. Билгеле, балалар бәйрәменнән ата-аналар да читтә калмый. Алар алдан ук газизләренә бүләкләр әзерли, бу чара күңелле һәм истә калырлык үтсен өчен барлык көчен сала.
Читайте нас: