1987 елда алар хатыны Фәнүзә белән, кечкенә улларын калдырып, Агыйдел шәһәрендә төзелә башлаган атом станциясенең тукландыру комбинатында эшләгән җирләреннән Чернобыльгә командировкага юллана. Анда шартлаган блок янында гына ликвидаторлар ашханәсендә эшлиләр. Рамил Чернобыль шәһәреннән продукция ташый, Фәнүзә ханым табак-савыт юа.
— Чернобыль шәһәре без урнашкан урыннан 17 чакрым ераклыкта иде, ул чиста зона исәпләнде. Мин шушы шәһәрдән азык-төлек алып кайта идем. Чөнки көннеке көнгә бетеп барырга тиеш, бетмәсә ташлыйбыз, көн эчендә ул зарарланып өлгерә. Хәтеремдә, бервакыт азык-төлек бушатканда ике тартма “Каракум” кәнфите җиргә төшеп китте. Иелеп алыйм дисәм, җитәкче кычкыра: тиясе булма, ди. Җир дә агуланган иде шул инде анда.
Ә бер баруымда ашханә җитәкчесе юл уңаеннан өстәлләргә куярга чәчәкләр алып кайтырга кушты. Бөтен нәрсә кипкән-корыган коточкыч җирдә яшибез, ликвидаторлар ашаганда булса да матурлыкны күрсен, дигәндер инде. Припять шәһәре яныннан үтеп барганда бер матур гына бакчага кердем дә аллы-гөлле чәчәкләрне өзә башладым. Шулвакыт вертолет очып килеп, баш очымда гына асылынып тора башлады. Башымны чәчәкләр белән капладым да, кайчан атар, дип көтеп торам. Торды-торды да китте. Аннары милиция машинасы күренде. Баксаң, вертолеттагылар аларга шалтыраткан икән. “Бер тиле анда чәчәк җыеп йөри. Безне күргәч, башына каплап котылырга уйлады. Коралны төбәвен төбәгән идек, ләкин күреккә басмадык, бер дә мародерга охшамаган, югыйсә, ул шул бакча янындагы бай йортка керер иде”, ди әйткәннәр. Шулай очраклылык белән генә исән калдым. Менә бу “Кешелек хакына батырлык эшләү” орденына шуның өчен лаек булдым, — ди Рамил Идрис улы.
Аның күкрәген тагын да “Гуманлылык һәм мәрхәмәтлелек” һәм “Чернобыль герое” орденнары бизи. Соңгысын биш ел элек Мәскәүдә халыкара форумда тапшырганнар.
Фәррәховлар, 18 көн дәва-мында уникешәр сәгать эшләп, туган якларына кайткан. Һәм шушы вакыт эчендә алынган радиация һәр көнне үзен сиздерә. Әле алтмышны яңа узган Фәнүзә ханым бик авыр чирли, әйткәндәй, ул бүген дә Агыйделдә яши. Кызганычка каршы, берничә ел элек гаилә таркалган, Рамил Идрис улы Уфа янындагы Йоматау авылына урнашкан. Ул үзе дә сәламәтлеккә туялмый.
— Бу мәхшәрдә булган кешеләрнең чирләренә нәкъ нурланыш алу сәбәпче. Аны гомумиләштереп, “Чернобыль спиды” дип тә атыйлар. Чөнки иммунитет шактый какшаган һәм организмның чирләргә каршы тору сәләте беткән. Кеше чирли дә, тиз генә үлеп тә китә. Сугышларда аяк-кулларын өздерүчеләр яши ала әле, ә чернобыльчеләрнең чире күзәнәкләр дәрәҗәсендә, күзгә күренми торган афәт. Мин дә унбиш ел элек үләргә тиеш идем, бер тапкыр кан алыштыруым һәм ике тапкыр аны чистартуым аркасында гына яшим. Ел саен путевка юллап, Кавказда дәваланып кайтам, — ди бүген ”Союз-Чернобыль” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе ярдәмчесе Рамил Фәррәхов.
1986 елдан алып иң авыр һәм хәвефле дүрт ел дәвамында авария нәтиҗәләрен бетерүдә республикадан 12,5 мең кеше катнашкан, бүген шуларның 2,5 меңе исән. Әлегә исәннәр, ләкин таза-сау түгелләр. Ә менә сәламәтлекләре турында әллә ни кайгыртучы юк. Чернобыль афәтен үтүчеләргә ракның гына 15-16 төре яный.
— Без тәмугъның үзендә булдык, агу суладык. Проблемалар Чернобыльдә вакытта ук башланган иде, хәзер инде 30 ел озатып йөри. Ул вакытта без үзебезне саклый да, киләчәкне күзаллый да алмадык. Бәлки, илебез дә авария масштабларын бәяләп бетермәгәндер, бәлки, халыктан яшергәндер генә. Ләкин алар билгеле булгач та, әллә ни үзгәреш сизелмәде. Әллә ни өмет итмибез, ләкин калган гомерне лаеклы итеп яшәргә иде, — диде Рамил әфәнде хушлашканда.