+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
28 апрель 2016, 02:00

Алтынга тиң шәхес ул!

Була шундый кешеләр, гомер юлы, кылган эшләре, кешелек сыйфатлары белән нәкъ кыйм­мәтле асылташларга тиңләрлек. Кагыйдә буларак, аларның тормыш юлы да күпләр өчен үрнәк булырлык. Әсхәт Ишмөхәммәтов — нәкъ шундый кешеләрнең берсе. Ул язның беренче ае җиребезгә салмак адымнары белән сак кына атлап килеп җиткән илаһи бер мизгелдә 80 яшьлек юбилеен каршылады.

Әсхәт Хөснури улы Чишмә райо­нының Яше­кәй дигән кечкенә авылында күп­балалы гаиләдә җиденче булып дөньяга килгән. Аның әтисе колхозда мал табибы булып эшләгән, әнисе балалар тәрбияләгән.

1944 елда зирәк малай мәктәпкә укырга төшә. Белемгә юл җи­ңел булмый, чөнки урта белем артыннан Са­фар авылына йөрергә туры килә — көн саен табигатьнең төрле вакытында, яңгырда, салкында да җи­де чакрым барырга һәм кайтырга кирәк. Мәктәпне тә­мамла­ганнан соң, егет Тын океан хәрби-диңгез флотында өч ел хезмәт итеп кайта.

1959 елда Әсхәт Хөснури улы Уфа авиация институты студенты булып китә. Шул ук вакытта ул шә­һәрнең “Электроаппарат” заводында слесарь булып эшли.

1965 елның сентябреннән алып Әсхәт Хөснури улы Финанс министрлыгында контролер-ревизор, 1974 елның 1 гыйнварыннан Пробалар кү­зәт­че­легенең Идел буе дәүләт инспекциясе җитәкчесе булып хаклы ялга чыкканчы хезмәт сала.

Әсхәт Хөснури улы фидакарь хезмәте өчен күпсанлы бүләкләргә лаек булды, алар арасында Башкорт АССРы һәм СССР Финанслар ми­нистр­­лыкларының Мактау грамоталары, “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының II дәрәҗә медале бар.

Әсхәт Хөснури улы — үрнәкле гаилә башлыгы да. Ул ягымлы һәм назлы ир, игътибарлы һәм кайгыртучан әти һәм картәти. Җәмәгате Лира Шакир кызы белән ул студент елларында ук таныша һәм инде менә 53 ел дәвамында алар тормыш сукмагыннан бергә атлый. Лира Шакир кызы аңа өч сылу кыз бүләк итте, аларга бергәләп югары белем алырга, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иттеләр.

Әсхәт Хөснури улы балалары һәм оныкларының казанышлары белән чын күңелдән горурлана. Димәк, гомер заяга узмаган!
Читайте нас: