Русия Дәүләт думасы — Русия Федерациясе Федераль җыелышының түбән палатасы. Аның хокукый статусы Русия Федерациясе Конституциясенең бишенче статьясында билгеләнә.
Дәүләт думасы 450 депутаттан тора. Депутат булып 21 яшькә җиткән, сайлауларда катнашу хокукына ия һәр русияле сайлана ала. 2007 елдан башлап, Дума депутатлары пропорциональ система, ягъни фиркаләр исемлеге буенча сайлана. Дәүләт думасына сайлаулар 1993, 1995, 1999, 2003, 2007 һәм 2011 елларда үткәрелде.
Вәкиллекле халык хакимияте – демократиянең төп нигезе һәм хакимиятләр бүленеше принцибын гамәлгә ашыруның төп шарты. Нәкъ менә парламент – дәүләт хакимиятенең закон чыгару органы – гражданлык җәмгыятенең башлангыч нигезен тәшкил итүче төрле катламнарның, иҗтимагый оешмаларның һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен чагылдыра. Гражданнарның тормыш-көнкүрешен яхшырту бурычын хәл итү Русия Конституция-сендә каралган нормаларны һәм законнарны тайпылышсыз үтәүгә, хакимиятнең вәкиллекле, башкарма органнарының һәм урындагы үзи-дарәләрнең нәтиҗәле һәм уртак эшенә, җәмгыятьтәге сәламәт көчләрне бергә туплауга бәйле. Бүген илебездә парламентаризм традицияләре, хакимиятнең вәкиллекле институтларындагы югары профессиональлек һәм җаваплылык, закон чыгаручыларның дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары белән конструктив хезмәттәшлеге турында зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.
1990 елның 11 октябрендә, Дәүләт мөстә-кыйльлеге турында декларация кабул ителгәннән соң, Башкортстанның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Бүген Башкортстан — Русия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республика ил үсешенә зур өлеш кертә. Русиянең күпмилләтле һәм федератив дәүләт буларак аякка басуында Башкортстан этәргеч көчләрнең берсенә әверелде.
Башкортстан халык хакимияте принциплары буенча эш итә, демократик үзгәрешләр юлыннан бара, социаль-икътисади нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Республика Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегенең төп принциплары хәбәрдарлык, сайлаучылар һәм гражданнар җәмгыяте институтлары белән үзара тыгыз бәйләнештән гыйбарәт.
Башкортстан парламентаризмының ике дистә елдан артык тарихы бар. Дәүләт җыелышы-Корылтай республика һәм федераль законнар чыгуда зур роль уйный. Парламент Башкортстан Башлыгы, башка дәүләт органнары һәм идарә структуралары белән бергә республика законнарын эшләү буенча җаваплы эш алып бара, төп социаль-икътисади реформалар “локомотивы” булып тора. Башкортстан парламенты эшчәнлегенең төп максаты – конфессияләр арасындагы татулыкка һәм милләтләр арасындагы дуслыкка нигезләнгән заманча җәмгыять төзү, законнарны системалы көйләү, икътисадны инновацион үстерү һәм яңа сыйфатлы социаль сәясәт булдыру. Башкортстан закон чыгаручыларының төрле яклап уйланылган фикерләре җәмгыятьтә тотрыклылык булдыруга, татулыкны ныгытуга хезмәт итә.