+20 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
29 Апреля 2016, 21:00

Азат булу бәйдән ычкынуны аңлатмый!

1993 елдан БМОның Генеральный Ассамблеясе тарафыннан Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне билгеләнә. Ул дөнья җәмәгатьче­легенә Кеше хокуклары декларациясе белән ныгытылган матбугат азатлыгы һәм сүз ирке турында искә төшерә.

Шулай ук, бу көнне киңкү­ләм мәгълүмат чараларында эшләгән хезмәткәрләрнең хә­веф­сезлеге турында да сүз алып барыла, эш вакытында һәлак булган журналистлар хакында хатирәләр яңартыла.

Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне алдыннан ЮНЕС­КОның Гильермо Кано исемен­дәге премиясе тапшырыла. 1986 елда һәлак булган Колумбия журналисты исемендәге әлеге премия бу өлкәдә билгеле матбугат хезмәткәренә, оешма яки учреждениегә бирелә.
Читайте нас