+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
30 апрель 2016, 02:00

Беренче композиторыбыз

Татар һәм башкорт музыка сәнгатенең чишмә башында торучыларның берсе булган композитор, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Солтан Габәши­нең тууына 1 майда 125 ел тула.

Хәзерге Татарстандагы Биектау районы Сулабаш авылында күренекле дин әһеле Хәсәнгата гаиләсендә туган Солтан, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә белем алганнан соң, Казан уни­верситетының юридик факультетына укырга керә. Студент чагыннан ук хәрби курсларда укытучылык эшен дә алып бара.

Солтан Габәши иҗади эшчәнлеген 1909 елда Уфада музыкаль-әдәби кичә­ләр­­дә катнашудан башлый. Казанга кайткач, җыр һәм романслар, инструменталь пьесалар иҗат итәргә ке­решә. 1917 елның 17 мартында Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” драмасы татар театры тарихында беренче тапкыр музыкаль спектакль итеп куела. Музыкаль номерларны аларның авторы С. Габәши җитәкче­леген­дәге оркестр башкара. Гомумән, татар драма театрында сәхнәләштерелгән 12 әсәргә музыка яза ул. Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов белән берлектә татарның тәүге опералары “Сания” һәм “Эшче”не иҗат итә.

1931 елдан Солтан Га­бә­ши Уфада яши, музыка училищесында укыта, композиторлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышы башлангач, аңа Борай районы­ның Чалкак авылына күче­нергә туры килә. Ул шушында мәктәптә укыта, 1942 елның 8 гыйнварында вафат була. Кабере дә шушы авыл зиратында.
Читайте нас: