Борынгы юнан телендә “криптография” “яшерен язу” дигән мәгънәгә ия. Бу төшенчә барлыкка килгәнче үк кешеләр төрле ысуллар белән мәгълүматны яшерергә омтылган. Мисал өчен, Мисырда фиргавеннәр идарә иткән чорда гадәти булмаган яшерен хат тапшыру ысулы файдаланылган. Яшерен мәгълүматны тапшыручы кол булган. Аның чәчен кырып алганнар һәм хатны шунда язганнар. Чәче үскәч, аны адресатка юллаганнар. Ул тиешле адреска барып җиткәч, чәчен кырып, хатны укыганнар. Хатны уку уңайлы булсын өчен... башын кисеп алганнар, имеш. Әлбәт-тә, мондый ысулның җитешсезлекләре күп булган: хатны алып барганда кол авырырга, юлда үтерелергә, качарга да мөмкин бит. Аннары, чәч үскәч мәгълүматның искерүе дә бик ихтимал.
Чыбыклы телеграф һәм радио уйлап табылгач, мәгъ-лүматны яшерүнең яңа ысуллары барлыкка килгән.
Шифровальщиклар көне буларак, 5 май очраклы гына сайланмаган. 1921 елның 5 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советының криптография хезмәтен оештыру турында карары кабул ителгән.