+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Матбугат көне белән, иптәшләр!

1991 елга кадәр бу көнне барлык журналистлар, типография хезмәткәрләре, мөхәррирләр Совет матбугаты көнен билгеләде. Ул 1912 елның 5 маенда чыга башлаган “Правда” гәзите белән бәйле.

Кайчандыр җәмәгатьчелек өчен көчле трибуна булган матбугат басмасы Петербургта дөнья күргән 44 — көндәлек, атнасына бер чыга торган 248 гәзит янында үз урынын бик тиз таба, эшчеләр басмасына әйләнә. Аны чыгаруга Питер һәм Мәскәүдә генә түгел, Брянск, Сормов, Харьков, Баку һәм башка шәһәрләрдә эшчеләр тиенләп акча җыя. Моңа кадәр алар мәнфәгатьләрен яклаучы “Искра” гәзите чит илдә чыгып, аны халыкка кайтарып тарату хәвефле бул­са, илдә чыккан басманы бер хәвефсез һәр шәһәрдә, һәр авылда алдырырга була. Революция, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, аннан соңгы елларда халык белән бергә булган “Правда” гәзитенең туган көне бүген дә күпләр өчен олы тантана. Шуның өчен, совет матбугаты көне белән сез­не, кадерле иптәшләр!
Читайте нас: