+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нептун түгел, водолаз

Иң хәвефле һөнәр иясе кем ул? Нефть скважиналары бораулаучы, сапер, югары вольтлы линияләрне монтажлаучы, альпинист, янгын сүндерүче, шахтер, урман кисүче, дрессировкалаучы, дип санап китәрсез. Шушы ук исемлекне “водолаз” дигән сирәк һөнәр иясе дә тулыландыра. Бу белгечләрнең эше дөньяда иң авыр булуы һәм сәламәтлек өчен куркыныч янавы белән билгеле.

2002 елдан Русия Президенты Владимир Путин указы нигезендә водолазлар 5 майда һөнәри бәйрәмен билгели. Бу дата очраклы сайланмаган. 1882 елның 5 маенда Крондштадта Александр III указы белән дөньяда беренче тапкыр водолаз мәктәбе булдырыла. Бу мәктәп кораб ихтыяҗларын һәм су асты шартлату эшләрен башкару өчен тәҗрибәле офицерлар һәм түбән чиннар әзерләү максаты белән булдырыла. XIX гасыр урталарында, Кырым сугышыннан һәм Севастопольне азат итүдән соң, водолазларга бигрәк тә зур мохтаҗлык була. Алар батырылган кораблардан орудиеләр күтәрә, кораблар үтәчәк юлны чистарта. 1861 елдан Русия флотының хәрби кораблар экипажларында водолазлар штаты булдырыла.
Читайте нас: