Аның белән Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык хәрбиләребез бүләкләнгән. Медаль җиздән коелган, диаметры – 32 мм. Алгы ягына И. Сталин профиле төшерелгән, өске өлешенә “Безнең эшебез хак” дип язылган. Түгәрәкнең аскы өлешендә “Без җиңдек” дигән язу бар. Медальнең арткы ягында әйләнә буйлап – “Германияне җиңгән өчен”, уртада “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында” дип язылган. Кечкенә балдак ярдәмендә медаль бишпочмаклы колодкага беркетелгән. Колодка 24 мм киңлектәге ефәк тасма белән уралган. Тасмада бертигез киңлектәге биш буй бар. Аларның өчесе – кара, икесе кызгылт-сары төстә.