+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бу паркта мәчет тә бар

Мәскәү шәһәрендә тарихи урыннарның берсе – Поклон тавы. 21 ел элек биредә тантаналы рәвештә мемориал – Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлегенә багышланган истәлекле комплекс ачылды.

Биредә һәйкәл төзү идеясе 1942 елда ук тәкъдим ителә. 1958 елның 23 февралендә тактаташ куела, агачлар утыртыла, Җиңү паркына нигез салына. Паркны проектлау һәм төзү шактый озак дәвам итә.

1970-80 елларда бу максатта 200 миллион сумлап акча җыела. Аннан инде төзелешкә акчаны дәүләт бүлә башлый. 1985-90 елларда төзелгән комплекс 135 гектар мәйданны били. Архитектур-скульптур ансамбль Җиңү монументы, Бөек Ватан сугышы Үзәк музее, Изге Георгий Җиңүче храмы, Мемориаль мәчет, синагога, Холокост музеен, испан доброволецлары истәлегенә төзелгән гыйбадәтханә, хәрби техника күргәз­мәсе, скульптур композиция­ләрне берләштерә. Үзәк аллеядә сугышның 4 елын хәтерләтүче 4 терраса, сугыш дәвам иткән көннәр санынча 1418 фонтан бар.

Һәр ел 9 майда биредә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары үтә. Комплекс – мәскәүлеләрнең һәм туристларның яраткан урыны.
Читайте нас: