+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мең яшә, дус!

Сөйләр сүзләре һич тә бетмәгән, беркайчан да тын тормаучы, акыллы киңәшләре белән зиһен өстәүче, фәһем арттыручы, җырлары белән җанны иркәләүче дустыгыз бармы сезнең? Бар, билгеле! Ул – радио! Без аны бүген туган көне белән котлыйбыз.

1895 елда 7 май көнне Санкт-Петербург шәһәрендә Физика-химия җәмгыятенең физика бүлегендә урыс галиме А.С. Попов мәгълүмат сигналлары ярдәмендә аралашу өчен тәгаенләнгән радиосистема тәкъдим итә. Йөз елдан артык вакыт эчендә камилләшә барып, радионың эфир дулкыннары бүген бөтен Җир шарын биләп алды, дөньяда яшәүче бик күп халыклар телендә тыңлаучылары белән аралашу кодрәтенә ия тылсымлы чарага әверелде.

Башкортстанда кайчандыр бердәнбер дәүләт радиосы булса, бүген аннан тыш, милли телләрдә “Юлдаш”, “Ашкадар”, “Шәрык” радиолары сөйли, урыс телендәгеләрнең саны дистәдән арта. Анда эшләүче “эфир сандугачлары”на бүгенге һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тел ачкычы, зиһен сафлыгы һәм иҗат ялкыны телисе килә!
Читайте нас: