+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тыныч булсын ил халкы

1992 елның 7 маенда Русия Президенты тарафыннан Оборона министрлыгын һәм Русия Федерациясенең Кораллы Көчләрен булдыру турындагы карарга кул куела. Шул вакыттан алып бу дата Русиянең Кораллы Көчләренә нигез салынган көн дип билгеләнә. Бу көчләрнең төп бурычы – ил территориясен бербөтен һәм кагылгысыз итеп саклау, халыкара килешүләргә ярашлы, бурычларны үтәү.

Бүген Кораллы Көчләр үз эченә өч төрне: Коры җир гаскәре, Хәрби-һава көчләре, Хәрби-диңгез флоты һәм өч гаскәрне ала: Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Галәм, Һава-десант гаскәрләре. Шулай ук, бу төрләргә кермәгән башка хәрби хезмәтләр бар.

Русия Армиясе дөньяның иң эре кораллы көчләренең берсе. Үткән ел ахырына ул 92 процентка тулыландырылган, шул исәптән контракт буенча хезмәт итүчеләр 352 мең кеше булган. Бу сан хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш булганнар санын үтеп киткән. Русиянең мобилизация ресурсы 69 миллион кеше дип билгеләнә.
Читайте нас: