+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җаның теләгәнне аша!

Америка Кушма Штатларында бүген “Ни телисез – шуны ашагыз!” дигән өндәмә астында милли бәйрәм билгеләнә. Америкалыларның 60 проценты артык симерүдән җәфаланып, күпләр диета тотып яшәүче илдә бу бәйрәмне барысы да өнәп бетерми.

Әмма актер, радио алып баручысы Томас Рой башлап җибәргән бәйрәмгә кушылучылар да күп. Бу көнне төрле аш-су бәйгеләре, тизлеккә ашау ярышлары үткәрелә. Җир йөзендә яшәүче һәр сигезенче кеше ачлыктан интеккән заманда, бу чараларга нәфрәт бел­дерүчеләр дә байтак. Әмма ачның хәлен тук белми шул...
Читайте нас: