Бүген матбугат архивы фондларында урыс, башкорт, татар, чуваш, мари, удмурт һәм башка телләрдә 1,9 миллион берәмлек басма документ, шул исәптән 70 мең китап һәм брошюра, авторефератлар турында мәгълүмат саклана. Хәтта 300 ел элек дөнья күргән басма әсәрләр дә бар монда! Ноталы басмалар, карталар, афишалар, лозунглар, сайлау кампанияләре материаллары, чакыру билетлары һәм башкалар да шунда ук. Кыскасы, Башкортстан матбугаты үсеше һәм төбәк тарихы белән танышасыгыз килсә, Китап палатасына рәхим итегез!