Истәлекле көннең исеме җисеменә бик тәңгәл килми. Гадел сәүдә товарлары исемлегенә чәй, каһвә, какао, банан, кулдан ясалган әйберләр һәм кием керә. Иң мөһиме – алар балалар һәм коллар хезмәте файдаланылмый җитештерелергә тиеш. Башлыча, үсеп килүче илләрдән үсешкән илләргә экспортланучы товарлар контрольгә алына. Соңгы елларда экологик яктан чиста, кеше сәламәтлеге өчен хәвефсез продукция җитештерү мәсьәләсенә дә игътибар арта. Бу таләпләрне үтәү җитештерүчеләрнең намусына кайтып кала.