+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кара диңгез флоты – илебез горурлыгы

Русия хәрби-диңгез көчләре һәр елның 13 маенда Кара диңгез флоты көнен билгели. Ул 1996 елдан башлап билгеләнә. Кара диңгез флоты – илдәге иң зур оператив-стратегик берләшмәләрнең берсе. Ул Русиянең көньяк чикләренең хәвефсезлеген саклый.

Кырым Русиягә кушылганнан соң, Екатерина II 1783 елда Кара диңгез флотын төзү турында фәрман бирә. 1783 елның 13 маенда Кырым ярымутравының Ахтиар бухтасына Азов флотыннан беренче 11 кораб килә. Аннан соң Днепр флотыннан тагы 17 кораб килеп кушыла. Шушы тәүге 28 кораб Кара диңгез флотының төп көчләре була. Бер елдан соң Ахтиар бухтасына “Севастополь” атамасы бирелә.

Флот тарихы Федор Ушаков, Михаил Лазарев, Павел Нахимов, Владимир Истомин, Владимир Корнилов исемнәре белән тыгыз бәйле. Кара диңгез флоты 1787-91 елларда – урыс-төрек, 1853-56 елларда – Кырым, шулай ук, Беренче бөтендөнья, Бөек Ватан сугышында зур җиңүләргә ирешә.

Бүген Кара диңгез флотына 2,5 меңнән артык төрле кораб, крейсер, катер, су асты кораблары керә. Флотка диңгез авиациясе һәм пехотасы, яр буе һәм ракета-артиллерия гаскәрләре дә карый. Штаб Севасто­польдә урнашкан. Кара диңгез флотында барлыгы 25 меңнән артык диңгезче хезмәт итә. Шулай ук кораблар Феодосия, Донузлав һәм Новороссийск базаларында да урнашкан. Һава көчләре 4 даими һәм 3 запас аэропортларда урнашкан.
Читайте нас: